БИДГАТЬЛӘР — НОВОВВЕДЕНИЯ
Учебные материалы


БИДГАТЬЛӘР — НОВОВВЕДЕНИЯ



Карта сайта conceptdisplay.com

Мәрҗани

Чыганак/источник

:

«аль-Барк аль-Вамид» стр. 63

Оригинал

:

Татарча

:

По-русски

:

«Знай, что признание законности какого-либо поклонения, ограничиваемого именем, формой, количеством, состоянием, временем или событием требует отдельного доказательства, которое указывало бы на это ограничение и довода, связывающего с ним. Это по причине того, что образы всех поклонений, их положения и времена относятся к поклонению и берутся только из шариата. Невозможно вносить их под общие положения, указывающие на законность поклонений и совершений праведных дел, так как они, т.е. общие положения лишены указаний на эти ограничения. Привел ат-Табарани, да помилует его Аллах, от Кайс ибн Аби Хазима, да будет Аллах доволен им, «что Ибн Масуду рассказали о рассказчике-выдумщике, сидящем вечером в мечети, и говорившем собравшимся: «Скажи то-то и то-то, скажи так-то…». Он (Ибн Масуд) сказал: «Если вы увидите его еще раз, оповестите меня». Затем его оповестили. Он пробрался в мечеть, замотав свое лицо, и подойдя к нему, сказал: «Кто знает меня, то знает. А кто не знает, то я Абдуллах ибн Масуд. Знаете ли вы, что вы (либо) ведомы более верным путем, чем Мухаммад, да благословит его Аллах и приветствует, и его сподвижники, либо вы наверняка связаны грехом заблуждения!?» Есть так же передача: «Или вы привнесли темное новшество, или вы превзошли сподвижников Пророка, да благословит его Аллах и приветствует, в знании!?» Абдулла ибн Умар, да будет Аллах ими доволен, говорил о молитве Духа и о кунуте, которые совершались в его время, что это нововведение. Передал ат-Тирмизи, да помилует его Аллах от Абдуллы бин Мугаффаля, да будет Аллах доволен им, что он сказал своему сыну относительно произнесения в намазе «Бисмилля» вслух: Остерегайся нововведения! Рассказал шейх Наджму-д-дин Умар бил Мухаммад ан-Насафи, да помилует его Аллах в толковании «аль-Джамигус-сагыйр» от Али бин Хусейна Зейну-ль-Абидин, да будет Аллах доволен ими, что он увидел в отхожем месте много мух, которые садились на нечистоты, а потом на одежду и приказал найти ему одежду, предназначенную для отхожего места. Потом оставил это дело и попросил у Аллаха прощения. Когда у него спросили о причине этого, он ответил: «Я совершил грех и поэтому попросил прощения». У него спросил: «А что ты сделал?» Он ответил: «Я сделал дело, которого не делали праведные и нет блага в нововведении». Передал Такыйуд-дин ибн Дакыйк аль-Гид, да помилует его Аллах, в книге «Ахкямуль-ахкям» от одного ученого, что он проходил мимо тех, кто совершал намаз «Рагаиб» и тех, кто погряз в грехе, и счёл положение последних лучше, чем первых, объяснив это тем, что последние хотя бы знают о грешности своих поступков и, возможно станут просить прощение и каяться, в отличие от первых». Посмотри на этих великих сподвижников и достойных праведных предшественников и ученых уммы и предводителей религии, да будет Аллах доволен ими всеми. Как они опровергли особенные поклонения, связанные с определенным временем, определенными формами и особыми состояниями и не сочли возможным внести их под общие указания, доказывающие законность молитв, поминаний, мольб и очищения.



Это потому, что эта особенность, связанная с именем, образом, временем, состоянием, описанием, количеством, событием, нуждается в отдельном шариатском доказательстве. Нельзя вывести законность намазов «ар-Рагаиб», «Бараат», «Кадр» и «Хаул» из общего положения о том, что совершение намаза законно. И законность милостыни «Гур», приглашений на третий, седьмой день после смерти и подобного этому также невозможно вывести из общего положения законности милостыни. И невозможно отнести к законным общим положениям повтор «альхамдулилля» в начале проповеди, и те зикры, вирды и мольбы, что повторяют некоторые псевдосуфии в последнее время, которые они ограничивают количеством, названиями и временами и посвящают группе своих шейхов и называют «хатамат». И тот «тахлиль» посвящаемый умершему человеку после его обмывания и до выхода из дома, который получил распространение в нашей стране, исходя из книги «Фазаилуш-шухур» и подобные вещи не подпадают под общее положение законности зикра и дуа.

Необходимо знать, что нововведения в шариате - это то, что придумано в религии после посланника Аллаха, мир ему и благословение, и первых веков. Они бывают в поклонении, убеждениях, наказаниях и других делах и никогда не бывают хорошими».

Комментарий

:

Марджани подробно разъясняет положения нововведений, считая нововведением все те действия, которые необоснованно ограничены временем, местом, количеством, формой, названием, даже если и имеют законную основу в шариате. Он приводит примеры, как поминки, намазы, зикры, милостыни, у которых основа хоть и является благим делом, но, по причине безосновательного ограничения чем-либо, становятся нововведениями. Также он критикует тех, кто выдает себя за суфиев, но совершает эти нововведения. Косвенно он критикует книгу «Фазаилуш-шухур», которая стала причиной распространения этих нововведений. Марджани делит нововведения на две категории: религиозную и мирскую, при этом он утверждает, что в религиозной категории хороших нововведений быть не может.

Автор

:

Ризаэтдин Фәхретдин

Чыганак/источник

:

«Җәвәмигуль-кәлим шәрхе» 285 хәдис

Оригинал

:

Татарча

:

“Сүзнең кыскасы шул: хосусый сурәттә бер гыйбадәт рәвеше ясар өчен шуның үзе хакында шәргый бер дәлил булу ләзем. Гыйбадәт вә гамәлләрнең исем вә саннары, рәвеш вә хәлләре һәрберсе гыйбадәткә бәйле эшләр булып, Аллаһ тарафыннан боерылган вә гамәлдә күрсәтелгән булырга тиешле. Гомуми дәлилләргә бина кылып, бәндәләр тарафыннан хосусый бер гамәл уйлап чыгару дөрес эш түгел. Шуңа күрә намаз уку хакындагы гомуми дәлилләргә нигезләнеп, рәгаиб, бәраәт, кадер вә һәвел кебек намазлар уйлап чыгаруны, шулай ук садака, кунак итү, зекер вә Коръән уку хакындагы гомуми дәлилләргә таянып, кабер (гүр) садакасын, мәет дәфен ителүнең беренче,[5] өченче вә җиденче, кырыгынчы вә ел тулу көннәренә хаслап мәҗлесләр үткәрүне, мәетләр өстендә тәһлил әйтүләр, махсус көннәрдә вә махсус рәвешләрдә җыелышып мәгълүм саннар белән Коръән чыгуларны шәргый гыйбадәтләрдән санарга мөмкин түгел. Рәсүлүллаһтан риваять ителмәгән нәрсә гыйбадәт булмас.

Бу рәвештә гыйбадәт вә гамәлләрне уйлап чыгаруның мәгънәсе, "Безнең динебез Рәсүлүллаһтан камил булмый калды, кимчелекле иде, инде без үзебез тулмый калган урыннарны тутырып камилләдек, хәзер инде яхшы бер дин булды", дигән сүз була. Аллам сакласын, бу сүзләр бик зур ялган.[6]

Рәсүлүллаһ хәзрәтләре өммәтен бидгать эшләрдән (бидгать игътикад вә бидгать гамәлләрдән) кисәтеп: "Һәрбер бидгать – адашу",[7] – диде, хәлифәләренә сахабәләргә иярү белән васыятьләр кылды. Бу эшләр һәркемгә мәгълүм. Коръән вә хәдисләрдә булмаган вә "тугры" сыйфаты белән йөртелә торган хөрмәтле хәлифәләреннән риваять кылынмаган, Ислам хафизларының җыентыкларында риваять ителмәгән гамәл вә гыйбадәтләрдән, мәзһәб вә гакыйдәләрдән бәрәкәт вә хәерле бер нәтиҗә көтү сөрелмәгән вә орлык чәчелмәгән җирдән ашлык өмет итеп тору кебек буш хыял вә файдасыз эштер.

Хәзрәти Госман заманында җомга намазы өчен икенче азан[8] арттырылган булса, бу эш "гыйбадәт кылуда ни зарар бар?" дигән сүзгә күрә түгел, һәм дә “азан уку, вә ишетү сәбәпле халыклар саваплы булсыннар” дигән ният белән дә түгел, бәлки иҗтимагый хаҗәт мәҗбүр кылуы (халык күбәю сәбәпле аларга игълан итәргә зарурәт төшүе) өчен иде. Чынлыкта, иртә намазыннан элек азан кабатлап әйтелү Рәсүлүллаһның үз заманында бар иде.[9] Рәсүлүллаһ заманында бер генә урында вә бер генә җәмәгать булып укыла торган җомга намазының соң вакытларда бер шәһәрдә төрле урыннарда укылуы һәм дә Рәсүлүллаһның сахрада укый торган гает намазын сахрага чыкмый, мәчетләрдә генә укылуларының сәбәбе дә шул иҗтимагый зарурәттәндер (халыкның күбәюе вә мәшәкатьләрнең зураюы). Иҗтимагый вә мәдәни зарурәтләргә мәҗбүр булып эшләнә торган эшләргә һәвел вә бәраәт намазы, "ихтыят зуһр" вә дөньяви бүләкләр бәрабәренә Коръән чыгу мәсьәләләрен тиңләштерергә урын юк”.

Чыганак/источник

:

“Шура” 1914 г. № 2, стр. 56.

Оригинал

:

Татарча:

“Безнең гаҗиз фикеремезгә күрә бидгатьнең яхшысы юк. Мөхтәрәм шәригат иясе бәян кылуына туры килгәнчә – “Һәр бидгать адашудыр”. Пәйгамбәребезнең сүзенә каршы һич бер адәмнең сүзен кабул итмибез. Расүлүллаһ сүзеннән вә аның хөкеменнән башка сүзләрне вә хөкемнәрне танымыйбыз”.

По-русски:

“По нашему скромному мнению, в Исламе не существует благих нововведений. Как соответствует разъяснению уважаемого хозяина шариата - «Любое нововведение — это заблуждение. Против слов пророка мы не принимаем слова ни одного человека. Мы не признаем слов и положений, помимо слов и положений Посланника Аллаха»”.

Автор

:

Ибн ‘Абидин

Чыганак/источник

:

“Хашия раддуль-мухтар” 2/255

Оригинал

:

Татарча:

По-русски:

«Некоторые наши и другие ученые ясно выразили свое мнение о нежелательности привычных рукопожатий после молитв, хотя рукопожатие является сунной. Это только потому, что нет хадиса относительно указанного места, и постоянство в этом деле внушает людям мысль, что это желательное действие. По той же причине запретили и молитву «Рагаиб», которую выдумали некоторые аскеты, так как нет хадисов о подобной форме и специально в эти ночи, хотя намаз и является наилучшим делом».


Автор

:

Галимҗан Баруди

Чыганак/источник

:

 “Әд-дин вә әдәб” журналы, 1913 нче ел, 12 сан, 369-375 бб.

Оригинал

:

Татарча:

“3 нче сорау: Гали әл-Кариның "Мәудугат" [китаб]ында гавам арасында мәшһүр булган гашура вә рагаиб намазларының асылы булмавы вә ул хактагы хәдисләрнең ялган икәне бәян ителгән. Рагаиб вә гашура намазлары кеби кадер намазы дигән намаз да халык каршында бик мәшһүр вә кылынган намазлардандыр. Бәгъзе вәгазь китапларында кадер киченә хас бер намазның барлыгы сөйләнә вә аңа ибн Габбастан ривәят илә хәдис дәлил итеп китереләдер. Бу хәдис дөресме? Түгел исә кадер намазы исемендәге намазның нигезе бармы?

4 нче сорау:

Корбан гаетендә корбан чалучыга корбанны чалу соңында ике рәкәгать намаз уку илә боералар. Бу намаз нинди дәлил илә исбатланган?

Әнҗәрәдә имам Әфтәх Тәрҗемәни.

Имам Әфтәх Тәрҗемәни җәнапләренең 3 нче, 4 нче сорауларына җавап:

Кадер намазы диелгән намаз бу хосуста ибн Габбас хәзрәтләреннән риваят ителгән хәдис мөгътәбәр китапларында күренмәде. Шуңа нигезе булмаган бу хәдискә нигезләнеп бу кичәдә сөннәт дип уйлап махсус бу намазны укымак тиешле булмас. Бидгать булмак ихтималы булганга саклану тиеш булыр. Сөннәт [вә] бидгать арасында шикле булган гыйбадәтне кылмак тиеш түгел, димешләр. Гыйбадәтләр сөннәттә исбатланган рәвештә рәвеш вә санын арттырмый, киметми генә кылынганда савап өметледер. Мәгәр билгеләмичә яшерен рәвештә никадәр гыйбадәт вә намаз кылса - яхшы булыр.

4 нче сорауның җавабы:

Корбан намазы диелгән намазның асылы күренмидер. Расүлүллаһның корбан чалган вакытта укыган догасы хәдис китапларында мәзкүр, ләкин корбан намазы укыганы, бу кеби намазның сахабә вә тәбигыйн гасырында булганына күчерү тапмадык”.



edu 2018 год. Все права принадлежат их авторам! Главная